Чирмешән районы прокуратурасы "Балыкчылык һәм су ресурсларының сакланышы турында"гы Федераль законның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында шәхси эшмәкәр Иван Плотниковка җирле үзидарә органнары тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен арендага бирүләре ачыкланды. Бу участокта гомуми кулланудагы буа урнашкан.
Закон нигезендә, гражданнар гомум кулланудагы су объектларында бушлай һәвәскәр балыкчылык белән шөгыльләнергә хокуклы.
Плотников буа буена уранштырган табличкалардан күренгәнчә, биредә балык тоту түләүле, тәүлеге - 200 сум.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура район судына мөрәҗәгать итте. Прокуратураның таләбе тулысынча канәгатьләндерелде. Прокуратура суд карарының үтәлешен контрольгә алды.