13 январьда Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына Владыка Пармен, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Щипелев Виктор Иванович, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов, район благочинные Александр Филимонов, Чирмешәннең "Рождество Христово" храмы настоятеле Петр Занкевич, район Советы аппараты җитәкчесе Василий Мошковлар килде. Владыка Пармен биредә яшәүчеләр алдында чыгыш ясады һәм православие динендәгеләрне бәйрәм белән котлады. Чирмешән мәчете һәм благочиния исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Үз чиратында, интернатта яшәүчеләр дә истәлек бүләкләре бирде.