Чирмешән прокуратурасы иминият хезмәте күрсәтүдә закон бозуларны ачыклады

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Чирмешән прокуратурасы ТР "Росгосстрах" җәмгыятенең район филиалында  кулланучыларның хокулары үтәлешен һәм аларга хезмәт күрсәтүне тикшерде.

Тикшерү барышында, 2015 елның 27 ноябрендә клиент белән ОСАГО килешүе төзегәндә закон бозылган. Клиент өстәмә килешү төзеп тормышын иминиятләргә теләмәгән.

Бу факт буенча Чирмешән прокуратурасы агентлык җитәкчесе Вадим Митрюхинга карата административ эш кузгаткан. РФ Үзәк банкы баш идарәсенең карары нигезендә Вадим Митрюхин гаепле дип табылды һәм 50 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Чирмешән районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International