Чувашстанда узган бокс буенча турнирда Ивашкиноның яшь боксчылары призлы урыннар яулаган

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

 4 январь көнне, Цивильск шәһәрендә бокс буенча тренер Станислав Полещук истәлегенә һәм 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында  Чуваш Республикасы беренчелегенә   ХVII Бөтенроссия бокс турниры үтте. Турнирда Чувашстан, Марий-Эл,  Татарстан республикалары, Ульяновск, Киров, Нижегородск өлкәләреннән 180нән артык спортчы катнашты.

Ивашкино мәктәбе укучылары, үз үлчәү авырлыкларында,  Александр Апалаев - беренче (5 класс), Михаил Яманов (7 класс) өченче урын ияләре булдылар. Җитәкчеләре - Николай Емельянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International