9 январь көнне, Нурлат шәһәрендә милли көрәш буенча Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә көрәш буенча үткән ярышта Лашман укучылары да катнашты.
Ярышларда Нурлат, Әлки, Чирмешән, Чистай районнары командалары составында 70тән артык көрәшче чыгыш ясады. Командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Нурлат командасы - беренче, Чирмешән командасы - икенче, Әлки командасы - өченче.
Безнең команда составында Эдуард Ковшик, Айнур Гайфетдинов, Рамил Архипов, Равил Гатин, Динар Шакиров, Тимерҗан Ибраһимов, Нәзир Ибәтуллиннар чыгыш ясаган. Эдуард Ковшик һәм Нәзир Ибәтуллиннар шәхси беренчелектә - беренче, Айнур Гайфетдинов өченче урын яулаган. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм акчалата приз бирелгән.
Көрәшчеләрне һәм тренерлары Рафик Гатинны җиңүләре белән котлыйбыз!