Чирмешәннән Александра Владимировна Михляева, бүген, туганнары һәм якыннары әйләнәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Александра Владимировна авыр сугыш елларында трактор да, комбайн да егәрләгән, ир-ат эшеннән куркып тормаган. Александра Владимировна, соңгы 12 елын райпо кибетендә сатучы булып эшләп, лаеклы ялга киткән. Алар ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аның 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Светлана Ганиевалар килде.
Миләүшә Тәүфыйковна юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырды, район башлыгы Фердинат Мидхәт улы исеменнән котлап истәлек бүләге тапшырды һәм исәнлекле озын гомер теләде.