Чирмешән районында "Полиция Кыш бабае" акциясе үтте

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, социаль уңышсыз гаиләләрне вакытында ачыклау максатында Район территориясендә "Полиция Кыш бабае" акциясенең өч этапта үтте.

Акция барышында  полиция хезмәткәрләре ПДНда исәптә торучы уңышсыз гаиләләрдә булдылар.

2015 елның 25 декабреннән 2016 елның 5 январена кадәр Кыш бабай һәм Кар кызы киемендәге полиция хезмәткәрләре аз керемле, уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче 37 балага, бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, яңа ел бүләкләре тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International