Бүген, 18 январь көнне район башкарма комитет җитәкчесе Әкъдәс Шакиров оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә ТР Чирмешән муниципаль районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече Козлова Татьяна Алеексеевнага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырудан башланып китте.
Киңәшмәдә катнашучыларны райондагы оператив хәл белән таныштырдылар, мәгариф, мәдәният һәм спорт тармагында үткән атнада булган чаралар турында мәгълүмат җиткерделәр.