Янгын куркынычсызлыгын һәм яшәү шартларын тикшерү максатында, муниципаль комиссия составы белән Мәгариф бүлеге белгечләре аз керемле, күп балалы гаиләләрдә булалар. Районда 400ләп күп балалы гаилә исәпләнә, якын көннәрдә аларның барысында да булу планлаштырыла. Мәктәп администрациясе белән берлектә күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләргә барып гаиләнең торак шартлары турында акт төзелә, коммуналь хезмәтләргә түләүдә проблемалар булу- булмавы ачыклана.