2016 елның 17 январенда Татьяна Петровна Пестова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Җиде еллык мәктәпне тәмамлаган Татьяна Иваново текстиль техникумына бару өчен документлар әзерли, тик аның хыяллары тормышка ашмый - Бөек Ватан сугышы башлана.
Унҗиде яшьлек Татьяна Петровна 1944 елда Дәүләт банкына эшкә урнаша. Биредә ул лаеклы ялга чыкканчы - 37 ел эшли. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аның өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
Тормышны яратучы, шаян Татьяна Петровна иртән зарядка ясарга да, чиркәүгә йөрергә дә өлгерә.
Юбиляны котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Светлана Ганиева һәм банкта бергә эшләгән хезмәттәшләре дә килгән иде. Татьяна Петровнага РФ Президенты В.В.Путинның котлау хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләк тапшырылды.