17 январьда Чирмешән лицее базасында 9 класс укучылары математика буенча сынау рәвешендә гомум дәүләт имтиханы тапшырды. Бу имтиханның төп бурычы - укучыларны имтихан бланкаларын тутырырга өйрәтү, укучыларны һәм оештыручыларны имтихан үткәрү процедурасы белән таныштыру.
Төп шартлар - укучының шәхесен билгеләүче документы булу, имтихан вакытында элемтә чаралары булмау.
Имтиханда 238 укучының 245се катнашты, имтихан кабул итү пунктының 48 хезмәткәре җәлеп ителде. Имтиханга 3 сәгать 55 минут вакыт бирелде.
18 январьда комиссия эшләрне тикшереп, бәя бирәчәк.