2016 елдан башлап эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа билгеләнгән түләүләрне планлы индексацияне исәпләмичә алалар

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Пенсия законарына кертелгән үзгәрешләр буенча, 2016 елдан башлап эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа билгеләнгән түләүләрне планлы индексацияне исәпләмичә алалар.

Шулай булгач, февральдә  иминият пенсиясенә ясалачак индексация 2015 елның 30 сентябренә кадәр эшен туктаткан  пенсионерларга гына кагылачак.

РФ Пенсия фонды 2015 елның 30 сентябреннән соң эшчәнлеген туктаткан, иминият пенсиясе алучы пенсионерларга иминият пенсиясен февраль индексациясе белән алу өчен Пенсия фондына гариза язарга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International