Районда халык җыеннары башланып китте

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Районда халык җыеннары башланып китте. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, оешма җитәкчеләре катнашты. Беренче очрашу Кармыш авыл җирлегендә үтте.

Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Марат Миншинның, 2015 елда эшләгән эшләренә, отчет белән башланып китте.

Авыл җиреге составына Кармыш һәм Яшәүче авыллары керә. Авыл җирлегендәге 163 йортта 416 кеше яши, шуларның 409сы - татарлар, 2 - чуваш, 1-  урыс. 2015 елда 2 бала туган, 5 кеше үлгән.  Авыл җирлегендә ике  - мәктәп, бер - авыл мәдәният йорты, бер -авыл клубы, ике - фельдшер-акушерлык пункаты, балалар бакчасы, элемтә бүлекчәсе бар.

Авыл халкы алдында участок уполномоченные Нияз Ногманов,  күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Нурмогамед Арсуев чыгыш ясады.

2015 елда районда  46 кеше сөтчелек буенча мини-ферма төзергә теләк белдергән, шуларның 40сы 200 меңәр сум күләмендә ярдәм алган, быел тагын 36 кешедән гариза кергән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү хакында http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-lichnih-podsobnih-hozyaystv.htm сайтыннан мәгълүмат алырга була.

2014 елда, авыл җирлегендә, кеше башыннан 500 сум күләмендә, 140 мең сум үзсалым акчасы җыелган. Халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум бирелгән. Бу акчаларның күп өлешенә, Кармышта - 200 метр, Яшәүчедә 65 метр озынлыгында юл ясалган, калган акчаларга зират баганаларына  калпак алынган.

2015 елда кеше башыннан 200 сум күләмендә, барлыгы 55 мең 200 сум үзсалым җыелган. Бу акчалар, халык җыенында килешенгәнчә, зират коймасына буяу материалы алуга тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International