Халык җыеннары

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

18 январьдан башлап Чирмешән районында халык җыеннары үтә. Алар инде Кармыш, Ивашкино, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә авыл җирлекләрендә үтте дә. Бүген Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә халык җыеннары була.

2016 елның 18 январенда Ивашкино авыл җирлеге халкы район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән үзләрен борчучы проблемалар турында сөйләште. Халык җыенында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров һәм район җитәкчеләре катнашты.

 Иң элек  халык  авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимовның 2015 елда авыл җирлегендә башкаралгын эшләр хакында отчетын тыңлады, киләчәккә планнар турында да сөйләштеләр.

Авыл җирлегендә 369 йортта 1353 кеше гомер итә. Төп халык чувашлар  - 1297, 39 - рус, 11- татар һәм 6 башка милләт кешесе яши. 2015 елда 9 бала туган, 19 кеше үлгән. Авыл җирлегендә икешәр мәктәп, авыл мәдәният йорты, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пункаты һүм бер элемтә бүлекчәсе эшли.

2014 елда җыелган үзсалым акчасы ике зират коймасын буяуга, чишмәне төзекләндерүгә, 2015 елгысы урам яктырткычлары ясауга һәм төзәтүгә тотылган.

19 январь көнне Түбән Кәминкәдә халык җыены былтыр капиталь ремонт үткәрелгән  авыл мәдәният йортында үтте.

2015 елда бу авыл җирлегендә, 3 баштан күбрәк сыер асраучы, 19 хуҗалыкка саву аппаратлары бирелгән. Түбән Кәминкәдә үткән җыенда коммуналь хезмәтләр өчен түләү, Кара Чишмәдә мәктәпне һәм балалар бакчасын ремонтлау, Интернет элемтәсе, пай җирләренә бәйле  сораулар күтәрелде.

Шулай ук 19 январьда Югары Кәминкәдә үткән халык җыены авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев чыгышы белән башланып китте.

2015 елда җыелган үзсалым  акчалары өлешчә каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерүгә, урамга яктырткычлар куюга тотылган.

 Югары Кәминкәдә төзелүче "Илхан"  сөтчелек комплексына зур өметләр баглыйлар, беренче чиратта халыкка эш булачак. Хәзерге вакытта, немец технологиясе буенча эшләүче саву аппаратлары белән эшләү өчен, сыер савучылар туплыйлар, укыталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International