"Укучының мәдәни көндәлеге" проектын тормышка ашыру кысаларында балалар китапханәсенә Күтәмә мәктәбенең 1-4 класс укучылары һәм Чирмешән лицееның 3 класс укучылары килгән. Балалар белән төрле чаралар үткәрелгән. Балалар компьютер классында "ТР укучының мәдәни көндәлеге" порталы белән таныштылар, "Рәхмәт әйтергә телим" исемле дәрестә булдылар.