Чирмешән районы прокуратурасы 56 яшьлек чирмешәнле Виктор Архиповка карата кузгатылган җинаять эшен яклады.
Суд раслаганча, 2015 елның 23 сентябрендә Виктор Архипов һәм аның белән яшәүче 38 яшьлек Динә Вәлиева арасында тавыш чыга. Архипов, исерек хәлдә, Вәлиеваның уң ботына пычак белән кадый. Вәлиеваның артериясе һәм венасына зыян килү сәбәпле күп кан югалта. Архипов кылган гамәлләр генә канны туктата алмый. Җинаять урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы бары аның үлемен генә терки.
Виктор Архипов үзенең гаебен таный.
Суд аны бер елга иреген чикләү карары белән 8 елга каты режимлы төзәтү колониясенә озатырга дигән хөкем чыгарды.
Суд карары законлы көченә кермәгән.
Чирмешән районы прокуратурасы.