Бәркәтә авыл җирлегендә яшәүчеләр халык җыенында актив катнаша. Бу авыл җирлегендә халык җыены авыл башлыгы Гөлфәния Гайнанованың отчет чыгышы белән башланып китте.
Бәркәтәдә 411 йорт бар, 90сы буш, аларда, кайберләрендә, җәен генә торалар, кайберләре бөтенләй хуҗасыз. Авылда 741 кеше яши, 196сы – пенсионерлар. Шәхси хуҗалыкларда 528 баш мөгезле эре терлек, 399 баш сарык һәм кәҗә, 13 баш ат асрала.
Былтыр, Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча республикакүләм бәйгедә җиңүче санап, Бәркәтә авыл җирлеген 300 мең сум акча белән бүләкләделәр. Аны мәктәп ремонты чыгымнарын каплауга, һәйкәл ремонтына, балалар бакчасына кирәк-ярак алуга һәм, бюджетта каралмаган башка кайбер ихтыяҗларга тотканнар.
Бер миллион сум грант акчасына трактор алынган.
Үзсалым акчасы Урта урам юлын яхшыртуга, зиратта карт агачларны кисү өчен дә бик яраган. Референдум үткәреп, уңай нәтиҗә алсалар, быел һәр кешедән 500әр сум акча җыярга (аңа республика бюджетыннан бер сумга дүрт сум нисбәтеннән акча өстәлә) һәм урамда яктырткычларны яңартырга, күбәйтергә, беркадәр урам юлларын норматив хәлгә китерергә телиләр. Халык референдум үткәрүгә каршы килмәде.
Бәркәтәдә узган халык җыенында чиста су хакында шактый озак фикер алыштылар. Ахыр чиге аңлашу юлы табылды кебек, якын көннәрдә “Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре“ җәмгыяте белән килешүләр төзеләчәк.
Башка авыллар белән чагыштырганда, биредә чиста су кудыру юньгә чыга, зур чыгымнар соралмый, чөнки су тау башындарак, каптаждан насоссыз-нисез, торбалардан үзе агып төшә. Әмма тормыш син дигәнчә генә бармый бит, аның язылмаган законнары бар, саксызрак эшләп, нефтьчеләр бер урында торбаны өзәләр. Су килү туктагач, халык бер-бер артлы җирле җитәкчелеккә зар белдерә.
Кемнәрнеңдер сүзен тыңлап, райондагы коммуналь хезмәт, бердәм исәп-хисап үзәге аша эшләүдән баш тартулары менә шунда үзен акламый инде, аптырагач, кыш уртасы бит, авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанованың туп-туры район җитәкчесенә үк мөрәҗәгать итми чарасы калмый.
Тиеш булмасалар да, коммуналь хезмәт бригадасы берничә көн көч түгеп, Бәркәтә халкын янә сулы итә.
Киләчәктә мондый хәлләр булмасын иде. Шулай да су челтәрләренең җаваплы бер оешмасы билгеләнсә, андый-мондый очракта алар ярдәмгә киләчәк. Әле бит аның су скважинасына лицензия ише документы да кирәк. Ә ул бер авылга гына да әллә-ничә йөзәр мең сумга төшә, ди. Коммуналь челтәрләрдә лицензия бар.
Халык җыенында катнашкан җитәкчеләр һәм белгечләр халыкның сорауларына җавап бирде, кайбер сорауларны җитәкчеләр үз контроленә алды.