Түбән Кармалка авыл җирлегендә халык җыены авыл башлыгы Ринат Сибгатуллин чыгышы белән башланып китте

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Кармалка авыл җирлегендә халык җыены авыл башлыгы Ринат Сибгатуллин чыгышы белән башланып китте.

Авыл җирлеге составына өч авыл (Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Чумачка) керә. Барлыгы 301 йортта 606 кеше яши. 402 - рус, 172 - татар, 12 - чуваш, 10 мордва бар. 

2015нче ел эзсез узган диясе килми. Авыл җирлеге башлыгының отчет чыгышында искә алынганча, ел дәвамында, үзсалым акчасына Чумачкада энергия саклаучы – 8, Югары Кармалкада – 7, Түбән Кармалкада 11 (тагын 5се әзер) яктырткыч куелган. Һәр өч авылда һәйкәлләр ремонтланган, чишмәләр төзекләндерелгән. 

Быел да референдум үткәрергә, һәр кешедән 400 сум акча җыярга (моңа республика дүрт тапкыр күбрәк акча өсти) һәм урам яктырткычларын яңартуга, аларны карап торуга тотарга тәкъдим иттеләр. Көнкүреш калдыклары – чүп җыю, аны полигонга чыгару өчен дә һәр йорттан диярлек акча җыярга килешенде (чама белән бер кешедән елга 50 сум тирәсе).

Узган ел өчен, пай җирләре, Чумачкадагы 37 пайчыны санамаганда (аларга түләү мәсьәләсе дә хәл ителү алдында, диделәр), исәп-хисап ясалган. Әмма бөртек – фураж сыйфатыннан канәгать калмаганнар. 

Түбән Кармалка авыл җирлегендә 5 кеше контракт буенча хезмәт итә, берсе инде 9 ел Ватан сагында икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International