21 январь көнне Шешминка һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

21 январь көнне Шешминка һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте.

Халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Ике авылда да халык җыеннары авыл җирлекләре башлыкларының 2015 елгы отчетлары белән башланып китте.

Халык алдында участок уполномоченные Марат  Сабиров, гадәттән тыш хәлләр идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Андрей Фомин чыгыш ясады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-иктисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина республикада һәм районда эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде. 2015 елда Шешминка авыл җирлегендә сөтчелек юнәлеше  буенча мини-ферма төзү өчен бирелүче субсидияне алырга теләүче булмаган. Мордва Афонькәсе  авыл җирлегендә бу программада катнашырга теләгән ике гаиләнең гаризасы канәгатьләндерелгән, бер кеше бу елда катнашачак. Бу хакта мәгълүматны http://http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-lichnih-podsobnih-hozyaystv.htm. сайтында табарга була.

Шешминка авыл җирлегендә 2015 елда 61600 сум үзсалым акчасы җыелган, алар  аны су линиясе төзү өчен проект ясатуга тоткан.

Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә 2015 елгы үзсалым акчасына байтак эш башкарылган -  каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелгән, үләт базы ремонтланган, Лагеркада күпер төзәтелгән.

Бу авыл җирлекләрендә, традиция буенча, җыен ахырында,  авылларның иң актив гражданнарынна бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International