Лагерка авылыннан Пелагея Павловна Мишкина бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Пелагея Павловна Лагерка авылында туып үскән. Ул өч яшендә әнисез кала, үги әни тәрбиясендә үсә, 4 класс белеме бар.

-Әти колхозга кермәде, тик шулай да миңа колхозга эшкә барырга рөхсәт итә иде, кеше белән эшләргә өйрән,  дигәне истә, - дип истәлекләрне яңарта юбиляр. - Сугыш елларында җылы кием булмады, урманда, тирән карда билгә кадәр юешләнә идек.

Ул 1947 елда авылдашы Петр Васильевич Мишкинга кияүгә чыга. Ире белән бергә Шешминка леспромхозында хезмәт куялар. Ел әйләнәсе  киселгән урманны, ат белән, Шентала станциясенә ташыйлар.

Бүген Пелагея Павловнв ире, якыннары белән 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның  республиканың, Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 13 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмздуллина, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев та килде. Миләүшә Тәүфыйковна Россия Президенты В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавын һәм истәлек бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International