Сак булыгыз, грипп!

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Грипп - авыр, йогышлы авыру. Ул күбрәк көз-кыш айларында теркәлә. Грипп юткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында һава  юлы аша күчә.

Грипп, гадәттә, кинәт башланып китә: кисәк кенә температура күтәрелә, хәлсезлек, баш авырту, буыннарда авыту барлыкка килә.

Грипп белән балалар еш авырый һәм авыр кичерә. Олы яшьтәгеләр һәм хроник чирлеләр, иммунитеты йомшак кешеләр. авырлы хатыннар бу чиргә тиз бирешә. Грипптан соң кешенең организмы йомшара һәм төрле инфекцияләрне тиз йоктыра.

Грипптан саклануның иң яхшы ысулы - аңа каршы прививка ясату. Бу вакцина инде 60 ел кулланыла, барлык  яшьтәге кешеләр өчен дә куркынычсыз.

Грипны кисәтүнең кайбер ысуллары:

-авырулар белән элемтәгә кермәскә;

- авыру янында маска белән генә йөрергә;

-кулларны сабынлап юарга;

-бүлмәне көн саен җилләтергә, юеш чүпрәк белән тузан сөртергә, идәннәрне юарга;

-һава торышына карап, дөрес киенергә;

-кеше күп булган урыннарга бармаска.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару инвекцияләрне җиңәргә ярдәм итә. Дөрес туклану да зур роль уйный. Күбрәк җиләк-җимеш ашарга, суган, сарымсак турында да онытырга ярамый.

Аяк өстендә үткәргән теләсә нинди йогышлы авыру өзлегүгә китерергә мөмкин. Аннан соң, авыру кеше тирә-яктагыларны да зарарлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International