Чирмешән районында янгын кркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик эш дәвам итә

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Чирмешән районында янгын кркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик эш дәвам итә. 

Чирмешән районында күп балалы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең, ялгыз яшәүче пенсионерларның яшәү шартларын тикшерәләр.

Социаль хезмәткәрләр, полиция һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, башкарма комитет вәкилләре составындагы махсус комиссия, атна саен,  социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне күзәтеп тора.

Рейдлар вакытында белгечләр  хуҗалар белән әңгәмә үткәрә, электр җиһазларын тикшерәләр.

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендәге  проблемалы гаиләләрнең хәлен белергә һәм аларга ярдәм итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International