20 январьда балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында танылган татар композиторы Нәҗип Җиһановның тууына 105 ел тулуга багышланган татар моңы кичәсе үтте. Кичә яшь пианиночыларның конкурска әзерләгән чыгышлары белән башланып китте. Хореография һәм вокал бүлекләрендә укучыларның чыгышлары Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы әңгәмә белән үрелеп барды. Кичә ахырында пианиночылар конкурсына йомгак ясалды.