22 январьда Иске Котыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

22 январьда Иске Котыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте.

Халык җыеннарында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров,  оешма җитәкчеләре катнашты.

Җыен авыл җирлекләре башлыкларының отчет чыгышы белән башланып китте. 2015 елда Иске Котыш мәктәбендә 16 миллион сумга ремонт үткәрелде. Быел мәктәпне сайдинг белән тышлау планлаштырыла. 2015 елда җыелган үзсалым акчасына урамнарга яктырткычлар урнаштырылган.

Иске Котышта су башнясы яраксызга әйләнгән, шуның өчен быел биредә яңа су скважинасы борауларга кирәк булачак. Район башлыгы бу үтенечне уңай хәл итәргә ышандырды. Бу авылда мәктәп автобусына гараж кирәк, авыл мәдәният йортының җылылык системасына ремонт таләп ителә, тавыш аппаратурасы да нык искегән. Иске Котышка керү юлына һәм Красная Поляна авылы юлына ремонт кирәк.

Яңа Элмәле авыл җирлегендә 2015 елгы үзсалым акчасына Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле авыллары зиратларына өйчекләр ясалган, су скважинасы борауланган.

Яңа Элмәледә Лашман һәм Гагарин урамнары юлларын, Иске Элмәлегә керү юлын һәм Бакча урамын ремонтлага кирәк.

Халык алдында районнан килгән оешма җитәкчеләре чыгыш ясады. Җыелыш ахырында авылларның иң актив кешеләрен бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International