Бүген, 25 январь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров район оешмалары җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә "Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты" директоры Җәүдәт Әбелҗәдит улы Мотыйгуллинга район башлыгының Мактау грамотасын тапшыру белән башланып китте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров оешма территорияләрен, бина түбәләрен кардан чистартуга игътибарны арттырырга кушты. Авыл җирлекләрендә дә юллар чистартылырга тиеш.
Киңәшмәдә катнашучыларны райондагы оператив хәл белән таныштырдылар, салымнар җыю, торак коммуналь хезмәтләргә түләүдәге бурычлар хакында да сөйләнде. Күтәмә, Туймәт, Ульяновка, Иске Котыш, Югары Кәминкә авыл җирлекләрендә салымнар буенча бурычлар юк. Чирмешән, Кармыш, Иске Үтәмеш, Шешминка, Яңа Кади авыл җирлекләре бурычлар буенча кызыл зонада. Бурычлылар белән даими эш алып барыла.