Башлангыч клаасс укытучылары семинары

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

22 январь көнне Иске Элмәле мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының семинары үтте. Кунаклар өч ачык дәрес карады.  Валентина Рябкова 3 класста - математика, Елена  Бикмурзина 4 класста -  әйләнә - тирә мохит, Людмила Маськина 2 класста  әдәби уку дәресе күрсәтте.

Башлангыч классларда төркемләп эшләү - иң отышлы алым. Иске Элмәле мәктәбендә укытуның бу формасын еш кулланалар, чөнки башлангыч класс укучылар күмәкләп эшләргә ярата.

Семинар барышында ИскеЭлмәле мәктәбе коллективының көчле һәм тату булуына тагын бер кат инандык. Мәктәп администрациясенә, укытучыларга рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International