Халык җыенында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Иң элек авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминовның 2015 елда башкаралган эшләр буенча отчет-чыгы тыңланды. 2015 елда җыелган үзсалым акчасына авыл урамнарына 54 яктырткыч урнаштырылган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Кади авыл җилегендә һәйкәлләр төзелде. Кызыл Чишмә авылына 7,1 километр озынлыгында вак таш түшәп юл ясалды, бу авылда фельдшер акушерлык пункты да ремонтланды.
Яңакадилылар авыл хуҗалыгы программалары белән кызыксына, бу хакта сораулар күп булды. Март аенда референдум үткәрергә килештеләр. Тавыш бирү өчен ике сорау тәкъдим ителде: урам яктырткычлары алырга һәм Гыйрфанов урамы юлын ремонтларга.