К.Тинчурин исемендәге театр актеры, якташыбыз - Наил Шәйхетдинов арабыздан китте

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында ТАССР Чирмешән районы, Лашман авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1965 елдан башлап К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Наил  Шәмсетдин улы Илдар Юзеевның "Кыр казлары артыннан" спектаклендә - Әкбәр,  "Сандугачлар килгән безгә"дә - Габдрахман,  Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин"ында Хуҗа Насретдин рольләрен, бик күп комедияләрдә һәм дармаларда төп рольләрне зур осталык белән башкара.

Наил Шәйхетдинов 50 ел иҗат итү чорында театрда 200дән артык роль уйный.

Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты Наил Шәйхетдиновның якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Актер белән хушлашу, иртәгә, 26 январьда, 10 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге театрда үтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International