Кармыш мәктәбе укытучылары "Башваткыч" тапшыруында катнашкан

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Январь башында Татарстан Яңа Гасыр телеканалы хезмәткәрләре Кармыш мәктәбендә булып, "Әдәби хәзинә" тапшыруы турында әңгәмә үткәргәннәр. "Башваткыч" тапшыруының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров укытучыларга тапшыруда катнашырга тәкъдим иткән.

20 январь көнне алар "Башваткыч" тапшыруында катнашканнар.

Бәйгедә мәктәп директоры Гөлнур Якупова, математика укытучысы Фәүзия Шарапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысовалар көч сынашкан. “Башваткыч”тагы биремнәр исә районыбыз, аның күренекле шәхесләре хакында булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International