2015 елның 11 декабреннән 2016 елның 22 январена кадәр, башлангыч класс укучылары арасында, "Минем бисердан ясалган эшләрем" конкурсы үтте.
Конкурска районның 22 мәктәбеннән 80 эш тәкъдим ителде.
Жюрига бу эшләр арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Менә ул җиңүчеләр:
* "Бәхет агачы" номинациясендә беренче Чирмешән мәктәбенең 3б класс укучысы Дарина Тузилова (җитәкчесе Любовь Долгополова);
* "Сихри фиалка" номинациясендә Бәркәтә мәктәбенең 3 класс укучысы Данияр Кашапов (җитәкчесе Флера Миргалимова);
* "Бисер белән чигү" номинациясендә Иске Кади мәктәбенең 4 класс укучысы Гөлсирен Мортазина (җитәкчесе Гөлнара Мортазина);
* "Бижутерия" номинациясендә Күтәмә мәктәбенең 2 класс укучысы Анна Меркурьева (җитәкчесе Ирина Иванкина);
* "Бисерны ябыштыру" номинациясендә беренче Чирмешән мәктәбенең 1а класс укучысы Дарья Петрякова (җитәкчесе Надежда Трофимова);
* "Өй өчен аксессуарлар" номинациясендә Чирмешән лицееның 2а класс укучысы Гадел Гайнуллин (җитәкчесе Фәндилә Зөфәрова).
Район мәгариф бүлеге конкурста катнашучы укучыларга рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар тели.