2016 елда Татарстанда (А (Н1N1) 2009) грипп йоктыруның 14 очрагы теркәлгән, шуларның 7се - балалар, 4се - авырлы хатын.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина гриппның сигез очрагы - Казанда, өчесе - Яр Чаллыда, өчесе Питрәч районында теркәлгән. Барлык чирләүчеләр дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Татарстанда, январьның икенче атнасында чирнең артуы күзәтелгән. Киләсе атнада аларның саны тагын артуы көтелә. Чирнең иң көчле чоры февральгә туры киләчәк, ә мартта ул кимер дип, фаразлыйлар.
25 январьдан республикада балалар учреждениеләрендә тәрле чаралар үткәрү рөхсәт ителми. Медициан учреждениеләрендәге балаларның хәлен белергә бары маска киеп кенә керергә мөмкин.
Мәктәпләрдә укучыларның 20 проценты чирләгән очракта, мәктәп яки классны ябу турында карар чыгарырга кирәк. Бүгенге көндә Аксубай районы Яңа Ибрай авылы мәктәбенең 8 классында укулар туктатылган.
Безнең районда ( А (Н1N1) 2009) грипп йоктыру очрагы теркәлмәгән. Чирмешән районында 5800 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, шуларның 1640сы балалар.