Күтәмә һәм Туймәт авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, "Нурлатнефть" идарәсенең социаль үсеш һәм кадрлар буенча начальник урынбасары Ильяс Андаров һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Халык җыены авыл җирлекләре башлыкларының чыгышлары белән башланып китте. Халык алдында полициянең участок уполномоченные Илшат Галимов,  РФ Пенсия фондының район җитәкчесе Гөлфия Гыймранова, торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина, республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында район азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад  бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллиналар чыгыш ясады.

2015 елда авыл җирлегендә эшләнгән эшләр өчен авыл халкы район җитәкчеләренә  рәхмәт белдерде.

Күтәмә авыл җирлегендә мәктәп укучылары район башлыгыннан спорт мәйданчыгы сорадылар.

Халыктан җыелган үзсалым акчасына яңа суүткәргеч төзү өчен проект эшләгәннәр. Быел бу юнәлештә эшне дәвам итәргә, яңа скважина борауларга, чөнки су бик начар килә. Язгы сулар буаны алырга мөмкин, бу эштә дә ярдәм кирәк. Яз айларында Северный урамына кереп булмый, бу урам  юлы да ремонт сорый.

Туймәт авыл җирлегендә 2014 елгы үзсалым акчасына каты көнкүреш калдыклары полигонын  ремонтлаганнар, 2015 елгысын урам яктырткычлары куюга тотканнар.  2016 елда үзсалым буенча референдум үткәреп, бу эшне тәгәлләргә планлыйлар. Туймәт халкы Ильяс Андаровтан чишмә ремонтлауда ярдәм сорады.

Ильяс Андаровка, бу тирәдәге күп авыл халкын бочучы соауны да җиткерделәр: " Нефтьчеләр бу тирәдә колачлы эш алып бару сәбәпле, авылларны күчерәләр дигән сүз йөри, бу дөресме?"

-Борчылырга сәбәп юк, авыллар урыннарында калачак, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International