Халык дружиннигы эшчәнлеген популярлаштыру һәм бу эшкә югары һәм урта махсус уку йортлары студентларын җәлеп итү максатында, 26 январьда район территоиясендә “Студентлар десанты“ акциясе үтте.
Бу чара уңаеннан Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентларын Чирмешән полиция бүлекчәсенә дәшеп, полиция ветераннары, бүгенге хезмәткәрләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Студентлар бүлекчә музеендагы сирәк очрый торган экспонатларны, батырлык үрнәге күрсәткән милиционерларның хөкүмәт бүләкләрен карадылар. Кунаклар милиция майоры Мирсәет Кәбиров батырлыгы турында күп мәгълүмат алдылар. Аның хакында презентация дә булды.
Студентларны районда эшләп килүче ирекле халык дружинникларының эшчәнлеге белән дә таныштырдылар.