Чирмешәндә имамнар очрашты

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 январьда Чирмешән мәчетендә имамнар очрашты. Очрашуда имам-мөхтәсиб Минсәгыйрь хәзрәт Миншин, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров катнашты.

Чара Коръән укудан башланып китте. Аннан соң имамнар 2016 елга эш планын расладылар. Быел традицион исламны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чараларны күбрәк үткәрергә планлаштырдылар.

"Мөслимәләр бәйрәме" быел беренче, күләмле чара булачак. Аны Халыкара пәрәнҗә көнендә үткәрергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International