Ульяновка һәм Иске Кади авыл җирлекләрендә халык җыены

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Ульяновкадагы җыен авыл башлыгы Самат Шәмсетдинов чыгышы белән башланып китте. Ульяновка авыл җирлегендә социаль объектлар җитәрлек. 2015 елда гына да Ульяновкада фельдшер аккушерлык пункты балалар бакчасы, Сосновкада күп функцияле үзәк төзелде. Девечья Полянада башлангыч мәктәп эшли.

Авыл башлыгы үзенең чыгышында һәм шулай ук, авыл халкы бу социаль объектлар төзүдә ярдәм иткән район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Авыл халкы яңа телефон белешмәсе бастырырга һәм Чирмешән-Нурлат автобус маршруты ачырга тәкъдим иттеләр. Ульяновка мәктәбенә ремонт кирәклеген дә әйттеләр. Авылда коррекцион класс ачуны да сорадылар, монда эшләү өчен авылда белгечләр дә бар икән.

Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин 2015 елда, җирлектә эшләнгән эшләр буенча отчет тоты. Былтыр Светлогорск авылында су скважинасы боаулап, суүткәргеч сузганнар, үзсалым акчасына Якты Тауда урам яктырткычлары урнаштырылган.

Иске Кади авыл җирлегендә, кыш көне юлларны кардан чистарту зур проблема, шуның өчен җәй һәм кыш юлларны карап торуны үзсалым буенча референдумга керттеләр.

Җыенда катнашкан җитәкчеләр халыкның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International