Грипп ул вирус белән килеп чыгучы кискен йогышлы авыру.
Грипп латинчадан тәрҗемә иткәндә "камап алу" дигәнне аңлата. Һәр елны грипп эпидемиясе вакытында, дөньяда 3000нән 5000гә кадәр кеше авыр чирли. Үлем очраклары 65 яшьтән өлкәннәр арасында ешрак була.
Грипп А,В, С, тибына бүленә.
А -кошларда һәм хайваннарда очрый,
В - бары кешеләрдә генә,
С -кешеләрдә, дуңгызларда, этләрдә.
Инфекцияне кеше тарата. Клеткаларга эләккән вирус 4-6 сәгатьтән үрчи башлый. Бу чирнең беренчел билгеләре 2000 ел элек үк язылган булган. Беренче ике көндә авыру өши, температурасы күтәрелә, башы, күзе, буыннары авырта, аппетиты бетә, борыны тыгыла, тамагы авырта, йөткерә башлый. 2-3нче тәүлектә тын алуы авырлаша, тәндә таплар чыгарга мөмкин. Бу очракта "ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк.
Өзлегү пневмониягә дә китерергә мөмкин. Бу куркыныч симез, хроник ашказаны чирләре булучыларга, шикәр чире, йөрәк авыруы белән интегүчеләргә яный.