Татарстан Республикасында 2016 елгы чыгарылыш класс укучыларының гомуми дәүләт аттестациясен үткәрүдәге үзенчәлекләр

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

БДИ бирүгә рөхсәт алу өчен, 3 февральдә инша язуга Татарстанда 151 кеше, изложение язуга 8 кеше теркәлгән. Бу хакта  ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

2 декабрьдә инша язган  11 класс укучыларының 99,8 проценты уңай билге алды, ә 34 кеше - юк.  2 декабрьдә йомгаклау иншасы язарга килә алмаучылар һәм язып та  тиешле баллар җыя алмаучылар аны кабат 3 февральдә яки 4 майда тапшыра ала.

Быелга БДИның яңалыгы шунда:  тарих, җәмгыять белеме, география, информатика кебек фәннәрдә тест  өлеше бетерелгән.

Чыгарылыш класс укучылары 1 февральгә кадәр кайсы фәннән БДИ тапшырасыларын төгәл билгеләргә тиешләр.

Э.Фәттахов 9 класстагы дәүләт йомгаклау аттестациясе турында да сөйләде. 9 класслар дүрт фәннән имтихан тапшыра: рус теле һәм математика - мәҗбүри, ике фәнне укучы үзе сайлый.

9 класс укучылары сайлап алган фән буларак, ана телен яки әдәбиятын да сайларга мөмкиннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International