Чирмешән район үзәге больницасында медицина хезмәткәрләре киңәшмәгә җыелды. Врач терапевт А.В.Минхәерова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының "Кискен тын юллары авыруы (грипп) белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турындагы" приказы белән таныштырды. Аннан соң шундый карарга килделәр:
-Стационар бүлегенә керүне чикләргә.
-Район үзәк больницасы хезмәткәрләренә маскада гына йөрергә.
-Грипп белән авыручыларны һәр көнне контрольдә тотарга.