Иске Үтәмеш авыл җирлегендә халык җыены

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Халык җыенында район башкарма комитеты  җитәкчесе Әкъдәс Шакиров һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Иске Үтәмеш авыл җирлегендә халык җыены авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов чыгышы белән башланып китте. 2015 елда откан грант акчасына трактор алганнар. Тракторга печән чапкыч һәм кар чистарткыч җайланма район ярдәме белән алынган. Хәзер авыл урамнарын кардан чистартуда проблемалар юк.  Урманасты Үтәмеш авыл клубы ремонтланган, урамнарга яктырткычлар куелган.

2015 елда җыелган үзсалым акчасына урамнарга яктырткычлар куелган, чишмә темонтланган, су башнясына СИП кабель сузылган, каты көнкүреш калдыклары полигоны тәртипкә китерелгән. Быел, март аенда референдум үткәрергә планлаштырдылар,  аңа урамга яктырткычлар сатып алу һәм урнаштыру соравы кертелде. Югары Чегодайда зират тирәсен дә яңартырга кирәк.

Үткән ел, бу авыл җирлегендә дүрт кешегә сыер саву аппаратлары бирелгән, өч гаилә мини -ферма төзү программасында катнашып акча алган, бер кеше быел бу программада катнашу өчен гариза язган.

 Халыкны  борчыган иң төп сорауларның берсе - юллар ремонты. Мәктәптә вентиляция ясауны төгәлләргә, мәктәп янындагы спорт мәйданчыгына да ремонт кирәк. Иске Сережкино халкы авыл янына тавтобус тукталышы ясарга, кибет каршына вак таш түшәүне сорыйлар. Югары Чегодайда буаны чистартырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International