"Ландыш" балалар бакчасының 2нче кече төркемендә тәрбияләнүче Василиса Ромаданова (тәрбиячесе В. А. Баляева) Чистай шәһәрендә Рождество елкасында катнашты.
Якташыбыз "Красота божьего мира - 2015" Халыкара балалар иҗаты конкурсының Чистай епархиясе буенча төбәк этабында 2нче урын алды һәм бу чарада грамота белән бүләкләнде.