Район үзәк больницасы врачлары ТР хәрби комиссариатының район бүлегендә, никрутлар алдында  чыгыш ясадылар

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Район үзәк больницасы врачлары, 2016 елның 29 январенда, ТР хәрби комиссариатының район бүлегендә, никрутлар алдында "Гриппны профилактикалау", "Сәламәт яшәү рәвеше" темаларына  лекция укыды.  Лекцияне 40 никрут тыңлады.

Һәр елны январь башыннан март ахырына кадәр хәрби чакырылыш медицина комиссиясе эшли. Агымдагы елда 17 яше тулачак егетләр медицина комиссиясенә юллана. Районда хәрби  исәпкә кую буенча әзерлек 15 январьдән башланды. Быел 116 никрут медицина комиссиясе үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International