Кичә, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районында, Кама аръягының 8 районы муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары һәм эре инвесторлар белән очрашты.
Түгәрәк өстәл артында Алексеевский, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнарындагы агропромышленность комплексы үсешенә кагылышлы сораулар тикшерелде.
Марат Әхмәтов һәр районга характеристика бирде, мөмкинлекләре турында сөйләде, киңәшләр бирде, район башлыклары, инвесторларның да теләк, тәкъдимнәрен тыңлады.