Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре семинары

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

2016 елның 28 январенда, "Ромашка" балалар бакчасында, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең район семинары үтте. Семинарда 43 тәрбияче, 2 балалар бакчасы мөдире һәм мәктәпкәчә белем бирү методистлары катнашты.

"Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячеләре Т.Н.Вәлиева һәм Н.И.Черновалар балалар бакчасында сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, презентеция күрсәттеләр.

Бакча тәрбиячеләре "Кызыл, сары, яшел" һәм "Юл билгеләре" темаларына дәресләр бирделәр.

Тәрбияче И.И.Кареева проволкалар һәм шпагат җебеннән "Велосипед ясау" буенча мастер-класс  тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International