Бүген, 1 февральдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә бүләкләүләрдән башланып китте. Районның социаль-иктисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, күпеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" механигы - Маркелов Николай Алексеевич;
"Татавтодар" ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалы "Чирмешән" участогы мастеры - Гарипов Хәниф Хәмзә улы;
күп еллар районда җаваплы урыннарда эшләгән хезмәт ветераны - Гарифуллин Әсхәт Кәрим улы.
Киңәшмәдә катнашучыларны райондагы оператив хәл белән, спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым җыю, торак коммуналь хуҗалыгына булган бурычлар белән таныштырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров юлларны кардан чистартуга игътибарны арттырырга кушты.