"Чирмешән" полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрә

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Икенче санлы Чирмешән мәктәбенә "Чирмешән" полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре - өлкән инспектор Ринат Гайнуллин һәм дәүләт инспекторы Сергей Барабашкиннар  килде.

Әңгәмә формасында барган дәрестә полиция хезмәткәрләре юл йөрү, урамда һәм транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерде. Балалар бу очрашудан бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International