Чирмешән авыл җирлегендә халык җыены үтте

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2016 елның 29  январенда Чирмешән авыл җирлегендә халык җыены үтте.

Җыен Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Светлана Ганиеваның отчеты белән башланып китте.

Чирмешән халкы җыенда, Чирмешән авыл җирлегендә юлларны ремонтлау, каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгару, күп квартиралы йортлар территориясе һәм тротуарларны кардан чистарту кебек сораулар ирештерде.

Быел референдумны март аенда үткәрергә  карар кылдылар һәм аңа өч сорау кертелде:  урам яктырткычлары алу һәм урнаштыру, Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр юлы ясау һәм зиратны төзекләндерү.  Балигъ булмаганнар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр үз салым түләүдән азат ителә (исемлеге авыл җирлеге башкарма комитетында бар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International