Лашман авыл җирлегендә халык җыены

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз  Хисаметдинов һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Лашман авыл җирлегендә халык җыены авыл җирлеге башлыгы Рәвкать Фәттаховның отчет чыгышы белән башланып китте.

2015 елгы үзсалым акчасына урамга яктырткычлар урнаштырганнар,  көнкүреш калдыклары полигонын ремонтлаганнар, тавыш көчәйткечләр куйганнар,  заират капкасын яңартканнар.  Быел референдумны мартта үткәрергә карар кылынды һәм анда урам яктырткычлары алу һәм урнаштыру, кыш айларында юлларны кардан чистарту,  чүп чыгару кебек сораулар куелды.

 Участок уполномоченные Ринат Сафин 2015 елгы оператив хәл белән таныштырды. Шулай ук халыклар алдында район оешмалары җитәкчкләре һәм белгечләре чыгыш ясады. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча программалар турында мәгълүматны  http://http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-lichnih-podsobnih-hozyaystv.htm. сайтыннан табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International