Кичә, Чирмешән районында, ветеринария хезмәткәрләренең зона семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Азнакай, Әлмәт, Ютазы, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Чирмешән районнары баш ветеринария врачлары, дәүләт ветеринария инспекторлары, ветеринар-санитар экспертиза врачлары катнашты.