26-29 январь көннәрендә Казанда тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
Район этабында җиңгән кадет-интернет мәктәбенең дүрт укучысы район данын яклады.
Олимпиада ике турда үтте. Беренче этапны дөрес үтмәгән укучы, икенче этапка кертелми.
Роман Миронов һәм Минсабир Мәссаров тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладылар.