30 январьда Чирмешән мәчетендә Бөтендөнья хиҗап көненә багышланган чара оештырдылар. Мөселман хатын-кызлары өчен оештырылган чара бик мавыктыргыч булды. Иң элек Коръән укыдылар, аннан соң хатын-кызның иренә яхшы мөнәсәбәте, аның җәмгыяттәге һәм гаиләдәге сыйфаты турында вәгазь сөйләделәр.
Кичәдә мөселман хатын-кызлары киемнәре модасы да күрсәттеләр.
Ислам кануннары буенча яшәгән гүзәл затларның киеме дә тыйнак булырга тиеш, диделәр чарада сөйләнгән вәгазьдә. Кызыклы уен, бәйгеләр арасында, кунаклар өчен яулык, шарфларны матур итеп бәйләү буенча мастер-класс та булды. Биредә үткән чарада катнашкан иллеләп якташыбызга бу көнне чәй табыны көйләнде.